Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Танай-Турай авылы клубында балалар өчен бәйрәм узган

Балаларга Кыш Бабай белән Кар кызы тәмле бүләкләр дә өләшкән.

(6 гыйнвар, "Апастово-информ")



Яңа ел бәйрәме ялларында Танай-Турай авылы клубыннан халык өзелми. Авылдашлар яңа ел кичендә бәйрәм тамашасы карап хозурланган. Сәхнәдә матур җырлар яңгыран, лотерея уйнатылган.
5 гыйнвар көнне авыл клубында балаларның шат авазлары яңгырап торган. Клуб мөдире Гүзәл Вафина һәм Чүрибураш китапханәчесе Рәйхана Вәлиуллина кызыклы уеннар уйнаткан. Бәйрәмгә Кыш Бабай белән Кар кызы да килгән. Алар тәмле бүләкләр дә өләшкән.
"Балалар бик сөенделәр. Рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар. Ел буе онытылмаслык тәэсирләр алдылар",-дип хәбәр иттеләр Танай-Турай авылы клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев