Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Танай-Турай авылы клубында балалар өчен күңелле ял оештырылган

«Ура, авылга!» проекты кысаларында авыл клубында балалар өчен “Авылда рәхәт – Турайда рәхәт”лагере эшләгән.

(19 июнь, “Апастово-информ”).

Танай-Турай авылы клубы балаларның ял итү урынына әверелгән. Биредә атна дәвамында 30 якын бала җыелып, көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәргән. Клуб мөдире Гүзәл Вафина һәм китапханәче Рәйхана Вәлиуллина төрле уеннар, квестлар оештырганнар, авылга хас булган һөнәрләр, җыр-биюләр, милли йолалар, халык уеннары, төбәк тарихы, күренекле шәхесләр белән таныштырганнар. 

“Беренче көннәрдә 25 бала йөри башлаган булса, аларның саны ишәя барып, соңыннан барлыгы 30 бала булдылар. Бик яратып килделәр. Көн дәвамында төрле мәдәни, әдәби чараларда катнаштылар. Шулай ук күңелле спорт уеннары да оештырылды,  - дип хәбәр итте Танай-Турай авылы клубы мөдире Гүзәл Вафина.

Лагерьның соңгы көне тагын да истәлекле узган. Бу көнне балалар Сабантуй бәйрәменә җыелганнар. Төрле уеннарда катнашып, бүләкләр дә алганнар. Алар өчен Илнар һәм Римма Шәйхетдиновлар, Рафаэль һәм Гөлгенә Гатауллиннар тарафыннан тәмле күчтәнәчләр дә әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев