Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Апаста балаларга дини тәрбия бирү һәм волонтерлар эше белән танышты
Апаска Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов килде. Ул «Бердәм Россия»нең Апас җирле бүлекчәсе секретаре Айрат Җиһаншин белән берлектә “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә булды. “Алга” яшүсмерләр үзәгендә көмеш волонтерлар белән очрашты.
Илшат Әминов “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә хезмәткәрләр һәм шәкертләр белән очрашты. Җәйге яллары белән кызыксынды.
Хезмәткәрләр билгеләп узганча, биредә беренче сменада 64 бала, икенче сменада 72 бала белем алган. Тиздән, 4 август көнне өченче смена башланып китәчәген билгеләп үттеләр.
Районның көмеш волонтерлар ярдәмендә барлыгы 196 маскировка челтәре, 70кә якын дроннарга каршы челтәр, 8 данә штор, 1137 коры душ, 1011 окоп шәмнәре әзерләнгән. 5489 носилка җыелган, 620 дроннарга каршы одеяллар, 2440 данә тактик носилкалар, 3342 данә сумкалар, дождевиклар һәм башка кирәк-яраклар тегелгән. Болардан тыш госпитальләр өчен эчке киемнәр, оекбашлар, мендәрләр һәм башка кирәк-яраклар эшләнгән. Волонтерлар эше белән танышып, Илшат Әминов хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев