Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

«Татмедиа» бүләге үз иясен тапты

«Татмедиа» АҖ 2023 елның икенче яртыеллыгында медиахолдингның ике басмасын яздырып алучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты.

(8 сентябрь, “Апастово-информ”).



«Язылу өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә Татарстанның төрле районнарыннан 420 укучы, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән 14 кеше катнашты. Алар арасында райондашларыбыз да бар иде.



Акция вакытында телевизор, үлән чапкыч, триммер, электр шуруповерт, тузансуырткыч, җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, тонометрлар һәм үтүкләр уйнатылды. Шунысы сөенечле – триммер Апаска кайтты. Ул Олы Болгаердан Рафаэль Сәйфуллинга насыйп булды.



Акциядә катнашу өчен медиахолдингның газета һәм журналларына язылырга һәм квитанция җибәрергә кирәк иде.
 

Рафаэль абый – Олы Болгаер һәм Әҗем авылларында хат ташучы булып эшли. Шул ук вакытта озак еллар район газетасы “Йолдыз”ның тугры укучысы.

“Бик кечкенә чакта кер юу машинасы отканыбызны хәтерлим. Соңгы вакытта отышлар безгә насыйп булмады. Уйнап кына җибәргән идек, чынлап торып бүләкле булдык”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев