Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Тәүгелде авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Тәүгелде мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бик матур кичә узды.

( 6 октябрь, “Апастово-информ”).



Тәүгелде авылы мәдәният йортына өйлә намазыннан соң кунаклар җыелды. Бина эче матур итеп бизәлгән иде. Мул итеп табыннар әзерләнде. Самовар кайнап торды. Табада коймак чыжлады. Һәр кунакны җыр-моңнар белән каршы алдылар. Бәйрәмне бизәп гармун көйләре яңгырады. Әнә шулай матур итеп башланды өлкәннәр көне Тәүгелде авылында.
Концерт башланыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев бәйрәм белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә чыгыш ясаган һәр җырчы көчле алкышларга күмелде. Авылдашларыбыз җир җимертеп эшли дә, матур итеп ял да итә белә.
Әлфия Һади.
Тәүгелде авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев