“Теләкләр чыршысы” хыялларны тормышка ашыра!
Атналык дүшәмбе киңәшмәсе хәйрия акциясе белән башланып китте.
(15 декабрь, «Апастово-информ»)
Район хакимияте бинасында бизәлгән чыршыга балаларның теләкләре һәм хыяллары язылган уенчыклар да эленгән иде. Могҗизалы бәйрәм алдыннан балаларның теләкләрен чынга ашыру – өлкәннәр башкара ала торган шатлыклы да, игелекле дә, шул ук вакытта җаваплы да эш. Балаларга Яңа ел мохитен һәм могҗизага ышану хисен бүләк итүгә район башлыгы Айрат Җиһаншин, хакимият вәкилләре, оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары бердәм булып кушылдылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин чыршыдан ике уенчык алды.
Апас урта мәктәбе укучысы Әмирә Әхмәтова Президент ёлкасына, Адилә Мөбәрәкшинаның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына барасы килү теләкләре язылган иде.
“Теләкләр чыршысы”нда теләкләр язылган шарлар күп. Һичшиксез, без барысын бергәләп гамәлгә ашырачакбыз. Әлеге акция балаларны күпмедер булса да бәхетлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Без аларның теләкләрен Яңа ел уңаеннан гына түгел, ә ел әйләнәсендә булганча тормышка ашырырга тырышырга тиешбез, дип саныйм, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев