Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Төкле аягың белән, Раян! Районда 2024 елның беренче баласы теркәлде

Ул Болын-Балыкчы авылында яшәүче Рушан һәм Фирүзә Зариповлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килде.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



Районда Гаилә елына старт бирелү уңаеннан узган бердәм чаралар көнендә ЗАГС бүлегендә 2024нче елның беренче баласын теркәделәр. Балага тантаналы төстә туу турында таныклык тапшырылды, ихлас теләкләр юлланды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов Рушан һәм Фирүзә Зариповлар гаиләсенең олы шатлыгын уртаклашып, район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлау сүзләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды. 
“Гаилә – илебезнең тоткасы һәм ныклы киләчәге. Илдә гаиләләрне нык итү, балаларны кайгырту юнәлешендә мөһим эшләр башкарыла. Инфраструктура яңара, юллар салына, завод-фабрикалар төзелә. Районыбызда да уңайлылыклар булдырыла, яңа мәдәният учаклары, спорт объектлары төзелә, медицина биналары, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелә. Киләчәктә районыбызда гаиләләр артып торсын, балаларыбыз туып торсын. Сәламәт булып, бер-беребезне югалтмыйча, сөенеп яшәргә булсын”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина Зариповлар гаиләсен тәбрикләп, ихлас тәбрикләү сүзләрен яңгыраттылар. Районыбызның “Садә” төркеме апалары моңлы җырлары белән шатлык өләштеләр. 
Рушан һәм Фирүзә Зариповлар Болын-Балыкчы авылында гомер кичерәләр. 20 ел буе бер-берсенә ныклы терәк, башкаларга олы үрнәк булып яши алар. Берсеннән-берсе чибәр өч кызга гомер биреп, тырыш, итагатьле итеп тәрбияләүче әти-әнинең күптәнге хыялын тормышка ашырып, бу көннәрдә уллары аваз салган. Аңа Раян дип исем биргәннәр. 
“Олы кызыбыз Раиләгә – 19 яшь. Ул Казанда сату өлкәсендә эшли. Икенче кызыбыз Рамилә 9сыйныфта, Рәзинәбез 3 класста белем ала. Кызларыбызның үсеп буйга җиткәнен күрдек тә кабат нәни бала турында хыяллана башладык. Уйларыбыз уртак булды. Ходай Тәгалә дә безне зурлады, ир бала белән бүләкләде”, - дип сөенәләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев