Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Тутай авыл китапханәсендә батырларга дан җырланды

15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан җирлекләрдә төрле чаралар узды.

(17 февраль, “Апастово-информ”).

  Шул уңайдан Тутай авыл китапханәсендә "Төзәлмәс йөрәк ярасы" дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Кичәгә Әфган, Чечня, Украина җирләрендә безнең тынычлыкларыбызны саклаган батыр йөрәкле егетләребезнең әниләре чакырылып хөрмәтләнде.

  “Әфган, Чечня, Украина... Илебез тарихының әрнүле бер бите. Безнең Тутай җирлегеннән 2 егеткә Әфган илен үз күзләре белән күрергә, ә 4 егетебезгә Чечняда булырга, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Гыйсмәтуллин Кәлимулла Шәрәфулла улы, Зиннәтуллин Азат Әсгать улы, Гайнулов Фәнис Шәйдулла улы, Хәкимов Данис Вәгыйз улы, Дәминов Данис Наил улы, Гобәйдуллин Айрат Мөнир улы - үзләренең изге бурычларын Әфган, Чечня җирләрендә үтәп кайткан авылдашларыбыз. Бүгенгесе көндә Украина җирләрендә хезмәт итүче авылдашларыбызга да, исән сау булып, туган ягыбызга тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп калабыз”, - ди китапханәче Гөлшат Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев