Тутай җирлегендә күмәкләшеп авыз ачтылар
Тутайда Рамазан ае уңаеннан, ураза тотучы дин кардәшләр ифтар ашына җыелды.
(7 март, “Апастово-информ”).
Ифтар ашына җыелучылар догалар укып, вәгазьләр тыңлап, тәмле сыйлардан авыз иттеләр. Мул табыннар артында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмованың, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинованың котлауларын кабул иттеләр. Мирхәт хәзрәт Җамалиев Рамазан ае, ураза тотуның савабы турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев