Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Тутайда яшәүче Ленинград камалышы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина котлаулар кабул итте

Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Алар бу елларны әле дә күз яшьләре белән искә ала.

(1 октябрь, “Апастово-информ”)



Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Галия апа Гыйззәтуллина янында булып, район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлау сүзләрен ирештерделәр, күчтәнәч тапшырдылар.
Галия апа Гыйззәтуллина кунакларны сөенеп каршы алды. Күрсәтелгән хөрмәт һәм ихтирам өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Галия апа үзенең бала чагын бик еш искә ала. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш исенә төшә аның.
“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды”, - ди Галия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев