Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Ул көннәрне искә алсам, күзләрем яшьләнә”

Тутай авылында яшәүче Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллинага тарихи вакыйга - Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мактаулы билгесе тапшырылды.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”) 


27 гыйнвар Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале көннәренең берсе Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулды. Ике райондашыбыз Ленинград блокадасының тере шаһиты. Дүртөйле авылыннан Сария апа Сафина бүгенге көндә Казанда яши. Галия апа Гыйззәтуллина Тутай авылында гомер кичерә. Ленинград камалышында калган вакытта аңа нибары 4 яшь була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә саклана. Ул аларны һәрчак күз яшьләре аша искә ала. 
“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә. Телевизордан күрсәтсәләр, исемә төшә. Йөрәгем әрни, күзләрем яшь белән тула, - ди Галия апа Гыйззәтуллина. 

27 гыйнвар көнен ул ел саен аеруча дулкынланып каршы ала. 

 


“Бу көнне әти-әнием искә төшә. Алар нужа, авырлык күп күрделәр. Безне яшәтеп калырга тырыштылар, җан талаштылар. Кызганыч, үзләре генә рәхәт күрә алмадылар. Ә миңа бәхетле картлык кичерергә насыйп булды”, - дип күз яшьләре аша кичерешләре белән уртаклашты ул. 

 


Галия апа Гыйззәтуллина бүгенге көндә мул тормышта, кадерле әни, дәү әни булып гомер кичерә. Район җитәкчелегенең дә олы хөрмәтен тоя. 
Бүген тарихи вакыйга - Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан Галия апа Гыйззәтуллинага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мактаулы билгесе һәм бүләге тапшырылды. Район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләре, күчтәнәчләре ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова олы хөрмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев