Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Урта Балтай авылы ветераннарына район башлыгының Котлавы ирештерелде

Өлкәннәр Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан район башлыгының Котлау открыткасын һәм күчтәнәч-пакетлар алдылар.

(29 апрель, “Апастово-информ”).



Урта Балтай авылы җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев өлкәннәргә район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды һәм күчтәнәчләр белән сөендерде. Өлкәннәр үз чиратында авыр сугыш елларын искә алдылар, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар.
“Өлкәннәрне һәрчак игътибар үзәгендә тотарга тырышабыз. Алар безнең киңәшчебез, тәҗрибә өләшүче якын кешеләребез. Фидакарь хезмәтләре, үрнәк тормышлары – яшьләр өчен өлге булып тора”, - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев