Урта Балтай мәктәбе укучылары хәрби абыйларын кайгырталар
Алар окоп шәмнәре ясарга ярдәм итәләр.
(20 ноябрь, “Апастово-информ”).
Укучылар технология дәресләрендә окоп шәмнәренең эчлеген ясап, мәдәният йортына әзерләп бирәләр. Технология укытучысы Фирдүс Сөләйманов иң элек һәр банканы чистартып, кырыйларын тигезләп, укучыларга бирә. Укучылар картонны кисеп, фитиль куеп ясыйлар.
“Изге эшләр балаларга шәфкатьлелек, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт хисе үстеререгә һәм ярдәмнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Бар теләгебез – хәрбиләрнең туган якларына җиңү белән, исән-сау кайтулары. Окоп шәмнәре аларның тәннәрен генә түгел, күңелләрен дә җылытсын, безнең сагынып көтүебезне сизеп торсыннар иде”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев