Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә бинага ут капкан
Ноябрь аенда районның янгын сүндерүчеләре ике күңелсез вакыйганың шаһиты булган. Дәүләки авылы янындагы корылманы һәм район үзәгендәге контейнерны уттан араларга туры килгән.
(22 ноябрь, «Апастово-информ»)
- Төнге сәгать 12дә Биеш җирлегеннән кулланылышта булмаган бина януы турында хәбәр керде. Без барганда түбәгә ут капкан, ялкынның зур бинаны камап алуы, таралу мөмкинлеге зур иде. Район янгын сүндерүчеләре белән беррәттән, Дәүләки һәм Урта Балтай деполарыннан да хезмәткәрләр килде. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Ут белән сак лулсак иде, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев