Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Үтәмеш авылында Авыл көне гөрләде

Үтәмешнең олы йөрәкле иганәчесе Илфат Шәрәфетдинов өченче мәртәбә авылдашларына җәйнең иң матур бәйрәмнәренең берсе - Авыл көнен үткәрде.

(10 июль, “Апастово-информ”).



Авыл халкы, кайткан кунаклар бердәм булып бәйрәмгә җыелды. Тирә-як авыллардан килүчеләр дә шактый иде.
-Авыл көне иң ямьле, иң матур, иң истәлекле бәйрәмнәрнең берсе. Аны Сабан туе белән тиңләргә була. Биредә бер-берсен сагынып кайткан туганнар, авылдашлар, сыйныфташлар очраша. Исәнлек-саулык, аяз күк йөзе телим. Киләчәктә дә шундый күңелле чараларда гына күрешергә язсын. Дөньяларыбыз, күңелләребез тыныч булсын иде, - дип сәламләде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин да иң изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм бик оешкан төстә, күңелле узды. Балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачты, аралашты, матур концерт чыгышлары карап ял итте. Башкаладан кайткан танылган җырчылар иң матур җыр-моңнарын бүләк итте.
Халык өчен төрле кызыклы уеннар да оештырылды. Мәйдан тутырып зәлидә дә әйләнделәр.
Төрле чараларда активлык күрсәтүчеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның яисә мәрхүм булганнарның Аналарына бүләкләр тапшырылды.
-Авыл көнен без зарыгып көтәбез. Бик сөенеп киләбез. Нәни генә авылыбызда шундый зур бәйрәм оештырганы өчен авылдашыбыз Илфат Шәрәфетдиновка бик зур рәхмәт. Бу традициянең сакланып калуын телибез, - диде Гөлназ Шәфигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев