Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үтәмештә “өй туена” җыеналар

Үтәмеш авылында илкүләм милли-мәдәни проектлар кысаларында яңа клуб сафка баскан.

(5 июль, “Апастово-информ”).

Төзелеш өчен Федераль бюджеттан 17 миллионга якын акча бирелгән.
“Үтәмеш – мәдәни яктан актив авылларның берсе. Биредә ел саен авыл көннәре, авыл Сабантуйлары үтә. Авыл халкы соравы белән клуб төзелде. Бар да яңа. Яңа җиһазлар, яңа музыкаль үзәк, якты, матур төсләрне үз эченә алган бүлмәләр... Якын көннәрдә бинаның ачылышын көтәбез”, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Үтәмеш авылында халык актив, мәдәниятнең үзгендә кайнап яши. Клубта 5 түгәрк эшли. Сынлы сәнгать, иҗат, өстәл уеннары, театр һәм бию түгәрәкләренә йөрүчеләр тиздән яңа шартларда очрашачак.

Бина иске клуб урынына төзелгән. Бурадан салынган клуб искергәч, алар вакытлыча башлангыч мәктәп бинасында хезмәт күрсәткән. Хәзер исә “өй туена” җыеналар.

“Безнең авыл да яңа клублы булды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Тамаша залы, киенү-чишенү бүлмәләре, котельный бар. Хәзерге вакытта җиһазлар җыела. Район җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәт”, -ди клуб мөдире Фәрит Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев