Халидә Садриева: “Газета, журналлар һәм китаплар укырга яратам. Сату ноктасы - киоск булсын иде»
Әйләнә-тирәбезне социаль челтәрләр чорнап алган заманда басма матбугат, ягъни “Йолдыз” газетасының тугры дуслары булу безнең өчен зур шатлык.
(19 июль, «Апастово-информ»)
Халидә апа Садриева һәр җомга көнне редакциябезгә елмаеп килеп керә. Үзенең хәлләрен, борчу-мәшәкатьләрен дә сөйли, безнең эшләрнең ничек баруы белән дә кызыксына.
– Җомга көнен көтеп алам. Өйдәге эшләрне карыйм да, сезнең янга ашыгам. Почтада язылу бәясе бик кыйммәт, шуңа редакциядән “Йолдыз” һәм “Язмыш” гәҗитләрен үзем килеп алам. Соңгы вакытта китаплар да кайта башлады. Беркөн кызыксынып санадым әле, 22 китап алганмын. Аларны бер кат укып чыгам да киштәгә куям, кичләрен кабат-кабат алып, елый-елый укыйм. Оныкларыма мавыктыргыч “Салават күпере” журналы алып кайтам. Аны кызыксынып, яратып бергәләп укыйбыз, -ди Халидә апа.
Республикада нәшер ителүче гәҗитләрне почта бүлекчәсенә барып ала икән.
– Ләкин анда гәҗитләр мин барганчы калмый. Аз кайтамы, яисә кешеләренә атап калдыралармы? Элек, без үскән заманнарда Апас уртасында гәҗит-журналлар, открыткалар, вак-төяк әйберләр, китаплар сата торган киоск бар иде. Шундый киоск булса яхшы булыр иде. Телефон заманы булса да кәгазь гәҗит, китапларны тотып укуы рәхәт, - ди ул.
#Kazved
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев