Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Хушлашу

Районыбызның мөхтәрәм акъәбиләрнең берсе, күптән түгел 100 яшен каршылаган Гакифә әби Ярмөхәммәтова арабыздан китеп барды.

(21 июль, «Апастово-информ»)


Табар Черкене авылында гомер иткән райондашыбыз, бик өлкән яшьтә булуына карамастан, нык зиһене, яхшы хәтере, сөйкемле һәм ачык йөзле булуы белән истә калган Гакифә әби Ярмөхәммәтова 12 июль көнне вафат булды.

Гакифә әбине апрель аенда гына олуг юбилее белән котлап кайткан идек. Күңеле күтәренке, кәефе шат иде әле аның. Инде аның хакында матур хатирәләр генә калды.

Мәрхүмәнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Акъәби хакында соңгы язмабыздан:

Гасыр гомер кичерсә дә, акылын-зиһенен җуймаган, киресенчә, тормышының һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли ул. Ачлы-туклы балачагы, хезмәт арбасына җигелеп узган яшьлек еллары, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр - барысы да күңелендә, йөрәгендә тирән эз калдырган.
-Ятимлек ачысын да бик яшьли татыдым. 16 яшемдә әтием, бер елдан соң әнием вафат булды. Иң олы абыем да сугыш кырында ятып калды. Югалтуларым күп булса да, сынмаска-сыгылмаска тырыштым. Энеләремне, сеңелемне карадым. Алар өчен әти дә, әни дә булдым, - дип сөйли ак әби.
Сугыш елларында окоп та казыган, урман кисүдә дә булган, иңбашына асып чәчүлек тә ташыган, чәчү эшләрендә дә катнашкан. Кышкы, озын кичләрдә фронт өчен өлкәннәр белән беррәттән оекбашлар, бияләйләр дә бәйләгән.
-Җиңү көнен якынайту, солдатларга ярдәм итү теләге белән яндык. Үлән ашап үссәк тә, күңел төшенкелегенә бирешмәдек, зарланмадык, уфтанмадык. Яшьлекнең, тормышның кадерен белеп яшәдек. Һәрчак эштә, хәрәкәттә булдык, - ди ул үзе.
Гакифә әби сугыш тәмамланган хәбәрне кырда ишетә. Иң бәхетле көнем дә шул иде, дип искә ала ул. Әлеге мизгелләрне күз яшьләре аша күңелендә яңарта.
-Кояшлы, матур көн иде. Җиң сызганып эшлибез. Берзаман бар җиһанны яңгыратып җиңү хәбәре таралды. Ул вакытта күңел халәтен сөйләп тә, аңлатып та булмастыр. Шатлыктан елаштык та, көлештек тә, кочаклашып бер-беребезне котлаштык та, - дип хәтер йомгагын сүтте ул.
Гакифә әби гомере буе колхоз хезмәтендә була. Сыер да сава, бозаулар да карый. Тормыш иптәше Нуртдин абый белән 36 ел гомер итә, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Кызганыч, иптәшен иртәрәк югалта. Бала хәсрәте дә читләп узмый аны. Язмыш сынауларын сабырлыгы белән җиңеп килә ул.
Озын гомернең серен Гакифә әби тәмле телле, ачык йөзле булуда, сабырлыкта күрә. Юкка-барга борчылмаска киңәш итә.
-Озак яшәү өчен хөрмә, җимеш, йөзем, бал ашарга, хәрәкәттә булырга кирәк. Изге ният, саф күңел белән яшәгез. Бер-берегезгә итәгатьле, сабыр булыгыз, кешеләрне рәнҗетмәгез, кирәкмәгәнгә йөрәгегезне бозмагыз. Шул вакытта күңелегез дә тыныч, тормышыгыз да матур булыр, - дип киңәшләрен бирде ак әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев