Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Заготзерно бистәсендә Хисамовлар гаиләсе ясаган матурлык

Апас районы Заготзерно бистәсендә гомер итүче Илдар абый белән Рәшидә апа Хисамовлар Себердә эшләп, лаеклы ялга чыккач әниләре нигезенә кайтып урнашалар. Бик матур итеп йорт торгызалар. Яңа ел бәйрәмнәренә йорт алдын төрле-төрле утлар, сыннар белән бизи алар.

"2020 нче елда кайтып урнаштык. 2021 нче елны каршы алганда беренче тапкыр бизәдек. Ямал темасына иде ул. Ямалда яшәгәндә һәрбер йорт каршы шулай уздырыштан бизәлә иде. Бәйгеләрдә җиңеп килә идек. Бу гадәтне туган якка кайткач та онытмадык. Бистә халкы өчен матур булсын дип тырышабыз. Килеп фотога төшүчеләр дә бар", - ди Илдар абый.
Быел аларның йорт алды Гаилә темасын яктырта.
"Рәшидә апагыз белән икәү ясыйбыз. Ул уйлап таба, идея бирә, ә мин сыннарны ясыйм. Быел яңгырлар явып беренче ясаганыбыз эреп бетте. Аннары салкыннарда карны суга бутап яңартырга туры килде. Менә шулай матурлыкка сокланып, шатланып яшибез", - ди гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев