Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Зур Күккүз мәктәбе укучылары һөнәр үзенчәлекләрен өйрәнә

Зур Күккүз мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды.

(24 ноябрь, “Апастово-информ”).




Югары сыйныф укучылары Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре – Апас янгын-коткару гарнизоны башлыгы Павел Тихонов һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин, Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү депосы бүлекчәсе командиры Илнар Галимов белән очраштылар.
Павел Тихонов укучылар белән янгын сүндерүче һөнәрен сайлау турында әңгәмә үткәрде. Укучылар янгын сүндерү часте эшенең үзенчәлеге һәм аның җәмгыять өчен әһәмияте турында белделәр.
Очрашу барышында шулай ук мәктәптә һәм өйдә үтәлергә тиешле янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерделәр. Илшат Шәфигуллин белдергәнчә, электр көнкүреш приборларын куллануга аерым игътибар бирү кирәк, аларны дөрес кулланмау ешрак янгыннарга сәбәп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев