Россия – АСЕАН саммиты Казанда: 18 июньнең төп вакыйгалары
Россия – АСЕАН саммитының төп чаралары 18 июньдә «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Бу хакта элегрәк Россия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белдергән иде
Россия Президенты Владимир Путин форумда катнашучы ил делегацияләре башлыкларын каршы алачак. Аннан соң лидерларның бергәләп фотога төшүенең традицион тантанасы булачак.
Көннең үзәк вакыйгасы – пленар утырыш, аны саммитның рәисләре – Россия Президенты Владимир Путин һәм Филиппин Президенты Фердинанд Маркос-кече ачачак. Ачык өлештән соң фикер алышу ябык форматта дәвам итәчәк.
Аннары программада делегация башлыкларының эшчән иртәнге ашы каралган, аның барышында Евразиядә интеграция процесслары мәсьәләләрен тикшерү планлаштырыла. Көн ахырында Владимир Путин һәм Фердинанд Маркос-кеченең матбугат өчен белдерүләре көтелә.
Моннан тыш, 16–19 июньдә Казандагы Уникаль осталык үзәгендә саммитка багышланган «Татарстанда ясалган» күргәзмәсе уза. Анда республиканың алдынгы предприятиеләре продукциясе үрнәкләре һәм технологик эшләнмәләре, шулай ук Татарстанның сәнәгый, фәнни, медицина һәм туризм потенциалы экспозицияләре тәкъдим ителгән.
Россия һәм АСЕАНның диалог партнерлыгына 35 ел тулуга багышланган юбилей саммиты Казанда 17–19 июньдә уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда оештырылган һәм унбер даими катнашучы илне берләштерә: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев