Районда салмыш шоферлар җавап тота
Ноябрь аеның соңгы көннәрендә генә 4 машина йөртүче суд каршына баскан.
(18 декабрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, әлеге машина йөртүчеләргә җәмәгать суды тарафыннан җитди карар чыгарылган.
“Салмыш килеш руль артына утырып чыккан М. Ш. кичке 17 сәгать 51 минутта, О.К. иртәнге сәгатьтә, В.Ш исә көпә-көндез юл сакчыларына юлыкканнар. Трактор белән спиртлы эчемлек кулланган халәттә идарә иткән Р.М.ның да юлы күңелсез тәмамланган. Әлеге машина йөртүчеләр ахырдан нык үкенсәләр дә, суд каршында җавап тотканнар”, - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев