Салкын апрель җылы майлар вәгъдә итә
Апрель ае башлануга карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Җылы кояшлы көннәр җиле, яңгыры, кары белән аралаша. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр, диләр. Халык сынамышлары тагын нәрсә юрый?