Прокурор хәбәр итә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гаиләсендә дә, хезмәтендә дә бәхетле
Мифтахова Галина Вячеславовна Кайбыч районының Янсурина авылында туып-үскән. "Бәхетемне Танай-Турай авылында таптым", - ди ул. 1986 елда Буа медучилищесын тәмамлап кайткан кызны әнә шул авылга вакытлыча эшкә юллыйлар. Авыл халкы бик тиз үз итә аны. Ә бригадир булып эшләүче егет Таһир үзенә гомерлек яр итеп ала. Галина Вячеславовна район үзәк...
-
Барысы да безнең өчен
Бу көннәрдә районның бер төркем сырхаулылары күңел күтәренкелеге кичерә. Сулыш юлы авырулары белән интегүчеләр алар. Чөнки алар Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә дәвалау курслары үттеләр. Биредә күптән түгел генә ачылган тоз шахтасын алыйк. Тын юлларын дәвалауда ул төп процедурадан санала. Дәвалау курслары санаторий балалардан бушап калган арада үткәрелә. Бүгенге көнгә авыручылар...
-
Күңел җылысын биреп
Динә Кәримова "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Биредә дәвалану өчен заманча җайланмалар шактый. Ә Динә һәр җайланма белән оста эш итә. Биредә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар да, әле соңгы вакытта гына ял иткән өлкәннәр дә аның хезмәтеннән канәгать калдылар.
-
Сөйләр сүзләре дә, алдынгылары да күп
16 февральдә район Советының утырышлар залында медицина хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Үзәк хастаханәнең баш табибы Ф. Ф. Хәйдәров үз чыгышында һәр тармак эшенә анализ ясады. Иң сөенечлесе шул - безнең үзәк хастаханә барлык уңай күрсәткечләре белән республика буенча икенче урынга чыккан. Бу бигрәк тә хезмәткә яраклы кешеләрнең үлеме...
-
Яман чирдән ерак тор
Прокуратура вакытында дәваланырга килмәүче затларга чаралар күрергә хокуклымы? Сорауга район прокуроры урынбасары Ф. Хафизов җавап бирә: Прокуратура "Россия Федерациясендә туберкулез авыруын җәелдерүгә юл куймау һәм кисәтү турында"гы Федераль Законның бозылу очракларын ачыклый. Апас районы прокуратурасы тарафыннан район үзәк хастаханәсенең туберкулез, санитар-эпидемиологик режимны бозучы, тикшерелүдән һәм туберкулез авыруын инкарь итүче затлар...
-
Кыен хәлдән чыгу юлы
- Апас үзәк хастаханәсенең флюорография үтү кабинетындагы җиһазларга агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү ихтыяҗы бар, - диде хәбәрчебезгә районның баш табибы Фатыйх Хәйдәров. Авыруларны кабул итү, дәвалау процессын өзмәү максатында Казаннан мобиль флюорография кабинеты кайтарылган. Күчмә махсус вагон хастаханә ишегалдына урнашкан. Ул җылытыла һәм табиблар, пациентлар өчен дә бик уңайлы.
-
КЫШ БАБАЙ БЕЛӘН КАР КЫЗЫ КАРШЫ АЛАЧАК
10-20 декабрьдә "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә районыбыздан 91 бала ял итәчәк. Укучылар белем алу белән беррәттән ун көн дәвамында сәламәтлекләрен ныгытачаклар, шул исәптән тоз шахтасында да дәваланачаклар.
-
ТӘМЛЕСЕН ТӘМЛЕ ДӘ...
Соңгы вакытларда халык гөмбә җыю эше белән мәшгуль. Ләкин сак һәм игътибарлы булу хакында онытучылар да бар. "Бу көннәрдә генә дә 2 агулану очрагы теркәлде. Гөмбәне җыйганда, эшкәрткәндә һәм ашаганда сак булсыннар, сәламәтлекләре белән шаярмасыннар иде", - ди кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең...