Язмыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Удмуртиядә яшәүче ир-атны урлаганнар, кыйнап үтергәннәр һәм урманда күмеп куйганнар
Удмуртиядә Сюмси районында яшәүче 3 кешене кулга алганнар. Аларны таныш ир-атны урлауда һәм үтерүдә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән izhlife.ru сайты яза.
-
Башкортстанда 8 яшьлек бала өч метрлы кыядан егылып төшкән
Башкортстан республикасында 8 яшьлек бала 3 метрлы кыядан егылып төшкән. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде, дип яза «Башинформ».
-
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең өченче баласына нәни кызы исем тапкан
Казарма ишелеп ике аяксыз калган, әмма сәламәт кешеләр дә көнләшерлек итеп тормыш алып баручы чын ир-ат үрнәге, бик күпләрнең мотиваторы, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев өченче тапкыр әти булырга җыена. Әлегә алар баланың җенесе турында әйтми.
-
Кое рәнҗеде микән? (Зәмирә Сәмигуллина)
Киров ягыннан Казанга бара торган электр поездына Шәмәрдән тукталышында утырдым. Ул яктан килүче электричкалар иртәнге якта гел тулып килә. Утырырга урын да бик калмый. Халык барасы җире булса иртәдән юлга чыга шул. Кукмара ягыннан, Шәмәрдәннең үзеннән Казанга йөреп эшләүчеләр дә бардыр инде.
-
Мәктәп укучысы, апасын яклап, әтисенә пычак белән ташланган – әтиләре үлгән
15 яшьлек кыз олы апасын микрокредит аркасында кыйнаган әтисенә пычак белән ташланган. SHOT мәгълүматлары буенча, Алиса әтисе үзенең кредитын ябу өчен займ рәсмиләштерергә мәҗбүр иткән 20 яшьлек апасы Марьянаны яклап чыккан.
-
«Рөстәмне сагынасызмы?» – Ләйлә Галиева шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән
Ләйлә Галиева социаль челтәрләрдә шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Җырчының язылучыларын, әлбәттә инде, аның элекке тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре кызыксындырган.
-
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев юл һәлакәтенә очраган
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Тизлекне сакламаган «КамАЗ» машинасы алда барган «Nissan»га бәрелгән, Рөстәмнең «Porsche»сын да эләктергән. Блогерның машинасында кызы София дә булган.
-
«Аны бик яраттым, туй турында хыялландым, ә ул кызым белән чуалды...»
Өч ел элек мин, ниһаять, үз бәхетемне таптым, дип уйладым. Ул минем тормышка җәйге назлы җил кебек бик җиңел килеп керде. Аның елмаюлары, матур сүзләре, көчле куллары бик ихлас тоелды миңа.
-
Командировкага киткәндә балаларын дусларына калдырган ана кеше баласыз калган
Новосибирск өлкә суды ирле-хатынлы Голдиннарга карата җинаять эшен карауга кереште. Икесен дә 9 яшьлек кызны газаплауда гаеплиләр. Олег Голдинны, РФ Җинаять Кодексының 117 нче маддәсеннән тыш, аеруча авыр 105 нче маддә – «Аеруча рәхимсезлек белән кечкенә яшьтәге кызны үтерү» буенча гаеплиләр. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
-
Хыянәтне кичереп буламы?
Ләйсән иренең төн уртасында гына кайтканын ишетте. Торып чыгарга теләде, тик бик арыгангамы, кабат йокыга талды.
-
Әлмәт районында юлда фаҗига: ирле-хатынлы парның гомере өзелгән
9нчы апрель Әлмәт – Мөслим автоюлының 10 нчы чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яшь аермасы киртәме? – Хатыннары үзләреннән күпкә яшьрәк татар җырчылары исемлеге
Ринат Рахматуллинның яшь хатыны Динарага татар тамашачысы битараф калмады. Сокланучылары да, тәнкыйтьләүчеләре дә байтак булды. Шул уңайдан, «Интертат» татар-башкорт эстрадасындагы үзеннән күпкә яшь хатынга өйләнгән ир-ат артистларны барлады.
-
Машинага тагылган ватрушкада бәрелеп үлгән кызның әнисе: «Кызымның дустын гаепләмим»
Казанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча процесс башланды.
-
Руслан Кираметдинов Ильмираның гаепләүләренә җавап бирде
Кичә Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элекке ире Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать иткән иде. Ул аны үзенә яла ягуда һәм балаларына булышмауда гаепләде. «Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин, гомумән, шокта. Дәвалан!» – диде ул Русланга.
-
Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать итте: «Миңа яла якканчы… »
Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элекке ире Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать итте. Җырчыны эчендә кайнаганнарның барысын да халыкка чыгарырга Русланның «10 сорау» тапшыруы кысаларында элекке хатыны турында начар сүзләр сөйләве этәргән.