Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рубрики Газеты

Динә Мөхәммәтҗанова: Гәҗит-журналлар укырга бик яратабыз. Почтальоныбыз гына юк. Киоск булса бик яхшы булыр иде.

Свияжский бистәсендә 179 хуҗалыкта 420 кеше яши. Өч елдан артык инде бистәнең почтальоны юк. Халык гәҗит-журналлар укырга тилмерә.

Кырык елдан артык район үзәк хастаханәсендә хезмәт куйган Динә апа Мөхәммәтҗанова бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул гәҗит –журналларны редакция аша яздыра.
– Свияжский бистәсендә матур эшләүче почтальоннар бар иде. Сөембикә, Мөршидә, Ләйсән гәҗитләрне вакытында китереп, халык белән аңлашып эшләделәр. Инде менә өч елдан артык почтальоннарыбыз юк. “Йолдыз” редакциясе белән сөйләшеп язылдым. Рәхмәт кенә яусын! Һәр җомга көнне көтеп алып, капка төбенә чыгып алабыз. Миңа ияреп башка күршеләр дә язылды. Район гәҗите белән бергә “Язмыш” гәҗитен алам. Редакциягә кайткан барлык китапларны да алып укыйм. 20 дән артык җыелды. Күршеләремә дә биреп торам. Лаеклы ялда бит инде без, буш вакытыбыз күп, укыйсыбыз килә. Республиканың башка гәҗитләренә языла алмыйбыз. Бистәбездә бөтен әйбер бар, аллага шөкер. Менә гәҗит-журналлар сата торган кечкенә генә киоск булса бик яхшы булыр иде.
Кичләрен урам һавасы сулап йөрергә чыккач Биеш авылындагы китапханәгә барабыз, китапларны алып кайтып укыйбыз. Андагы кызларга рәхмәт кенә яусын, матур итеп каршы алалар. Оныкларым кечкенә булса да редакциядән “Салават күпере” журналын алам. Андагы рәсемнәрне карыйбыз, ябыштырабыз, әкиятләрен укыйбыз. Алар да безнең кебек укырга яратып үссеннәр дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев