Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апаста Әдәби Сабан туе узды

Әдәби Сабан туена Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән бик күп кунаклар килде.

 

(11 август, “Апастово-информ”). 
Китапны, әдәбиятны, туган якны сөючеләр бу юлы Апас районына җыелды. 
Әдәби Сабан туе Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә һәм ул елдан-ел киң колач ала бара. Быел үзенчәлекле бәйрәм өченче мәртәбә оештырыла. 
Әдәби чара иң матур милли йолаларның берсе - бүләк җыю күренеше белән башланып китте. Район мәдәният хезмәткәрләре мәйданга үтеп, һәркемне якты йөзләре белән елмаеп сәламләде. 
Район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов бәйрәмне ачык дип белдереп, кунакларга тәбрикләү сүзләрен ирештерде. 
“Кадерле кунаклар! Без сезне үзебезнең әдәбиятлы, мәдәниятлы, мәгърифәтле, чал тарихлы Апас төбәгендә күрүебезгә бик шатбыз. Тормышта укымышлы, белемле булу, үз юлыңны дөрес сайлый белү өчен күп укырга, белемгә тартылырга һәм үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Китап уку беркайчан да кешене начар юлга илтмәс. Әдәби Сабан туе быел өченче тапкыр гына уздырылуына карамастан, әлеге проектны хуплаучы, катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны бик күп. Бәйрәмнең бездә узуы да юкка түгел - чөнки иң күп китап укучылар бездә”, - диде ул. 
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин китап марафоны татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтте. 
“Соңгы елларда китап укучылар саны кимеде дип зарланабыз. Бу бер яктан караганда дөрес фикер. Моның төрле сәбәпләре бар. Минемчә, кешелек китапка кире әйләнеп кайтачак. Китап марафоны да шул максатка юнәлдерелгән”, - диде шагыйрь. 
Әдәби Сабан туена кунаклар күп кайтты, язучылар, шагыйрьләр җыелды. Алар арасында Меценатлар бизнес берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех та бар иде. Алар да кунакларны сәләмләп, әдәби марафонның әһәмиятен сөйләп үттеләр. 
Тантнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин марафонны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде. 
“Әдәби Сабан туе”ның әләме күтәрелде. 
Бәйрәм чарасы “Әдәби марафон” һәм “Авылым гүзәллеге” проектларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Сәхнә түренә җиңүче район вәкилләре чакырылды. Әйтергә кирәк, финалистлар арасында Татарстаннан Апас районы да “батырлар” рәтендә булды. Чөнки Апасның “әдәби марафон”чылары өченче урынны яулады. Шулар арасында иң күп китап укый торган - Каратун мәктәбе укучылары районыбызның йөзек кашы булып тора. 
Сабан туйның төп өлеше - әдәби көрәш иде. Катнашучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләп, нәфис сүз осталыгында “бил алыштылар”. Бәйрәмнең шарты буенча балалар да, олылар да сәләтләрен күрсәтте. Чыгышларны мәртәбәле язучылар бәяләп барды. 
Һәм, ниһаять, әдәби көрәшнең нәтиҗәләре ачыкланды. Балалар арасында районыбыздан Каратун мәктәбе укучысы Алсу Раимкулова - Гран-прига ия булды. Шушы ук мәктәп укучысы Камилә Вәлиева өченче урынны алды, ә Рузиль Хилавиев халык мәхәббәтен яулады. 
Артистлар һәм үзешчәннәр җыр-моңнары белән бәйрәмгә тагы да ямь өстәделәр, мәйданда Сабан туе һәм спорт уеннары бер-берсен алмаштырып торды. 
Бәйрәмдә шулай ук милли эшләнмәләр, китап сату нокталары эшләде. 
Кунаклар тематик фотозоналар белән танышты, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашты, автографлар алу мөмкинлеге булды. 
Соңыннан музейларга, тарихи-мәдәни урыннарга экскурсияләр оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев