Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апас универсаль спорт залында өстәл теннисы уеннары башланды

Уеннар спартакиада кысаларында өстәл теннисы Федерациясе призларына оештырылган.

(26 март, “Апастово-информ“).


Өстәл теннисы уеннарында районыбыз мәктәпләре укучылары катнаша. Залга көч сынашырга барлыгы 60тан артык спортчы җыелды. Һәр командада ике егет һәм бер кыз уйный. Ярышларга өстәл теннисы уеннарының район Федерациясе рәисе Дамир Сәлахов иганәчелек күрсәтә. Ярышлар хәзерге вакытта дәвам итә. Җиңүчеләргә медальләр һәм акчалата бүләкләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев