Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Волейбол ярышларын кызлар дәвам итте

Апаста “Мәктәп волейбол лигасы” проекты кысаларында ике көн дәвамында зонакүләм ярышлар барды.

(4 апрель, “Апастово-информ”). 


Ярышлар Апас универсаль спорт залында һәм Апас мәктәбендә узды. Беренче көнне ир-егетләр көч сынашты, бүген ярышларны кызлар дәвам итте. Уеннар кызу, киеренке барды. Бер команданың да сынатасы килмәде. Нәтиҗәдә ир-егетләр арасында беренчелек - Яшел Үзән районында, икенче һәм өченче урыннарны Кайбыч һәм Чүпрәле районнары бүлеште. Кызлардан беренче урында - Кайбыч, икенче һәм өченче урыннарда Апас белән Чүпрәле районнары командалары. 
“Ярышларны үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылды, балаларны ашату оештырылды”, - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев