ЯХШЫ КӘЕФ ШУННАН БАШЛАНА
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Бердәм Россия. Яшь Гвардия" һәм аграр яшьләр оешмасы белән берлектә Каратун мәдәният йортында дискотека-викторина оештырылды. Биредә яшьләр өчен кызыклы уеннар, дәртле җырлар һәм район, райондагы спорт корылмалары, җәмәгать урыннары турында мәгълүматлар әйтелде. Һәр катнашучыга яхшы кәеф белән бергә бүләкләр дә тапшырылды.