ЭШЛЕ КЕШЕ – АШЛЫ КЕШЕ
Тырыш, хезмәт сөючән кеше барын да булдыра ул. Әнә бит Түбән Барышта яшәүче Әхмәтҗановлар бер оя балалар үстереп, 4 кыз һәм 1 улларына югары белем бирергә дә җай тапканнар, шул ук вакытта алар хуҗалыгында төзелеш эшләре дә тукталып торганы юк. "Терлекләр асрыйбыз, балалар үзләре дә булыша, эштән куркып тормыйлар, ни...