Апас “Туган якны өйрәнү” музее залларында зур экспозиция, стендлар белән көн дә 200 ләп кеше таныша
Җитәкчеләр, күренекле игенче-терлекчеләр, башка һөнәр ияләренең 450 дән артык фотосы, шәхси әйберләре, районга төрле елларда хезмәт казанышлары өчен Казан, Мәскәүдә тапшырылган Байраклар-боларның барысы безнең тарих, данлы үткәнебез. Үткәнен оныткан кавемнең киләчәге яхшы була алмый-шуны онытмыйк, райондашлар!