Национальная тег белән яңалыклар
-
Пьедесталда урын җитми…
Буада Фоат Козырев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча чираттагы республикакүләм турнир үтте. Анда районыбыздан 15 кешелек спорт делегациясе барды. Төрле үлчәм авырлыгында Апасның 8 вәкиле җиңүчеләр пьедесталына менде. Апас вәкилләре бу бәйгене оештыру комитеты, Буа районы башлыгы, күпсанлы хәйриячеләрнең саллы бүләкләренә һәм Дипломнарга лаек булды. Менә алар, Апасның спорт данын...
-
Башкала келәмендә Апас батырлары
13-15 апрельдә башкалада Казан шәһәре Мэриясе кубогына республикакүләм көрәш ярышлары үтте. Биредә 300гә якын көрәшче катнашты. Апас егете, күп санлы көрәш ярышлары батыры Рафаэль Хәсәнов үз үлчәү авырлыгында II урынны яулады. Шулай ук Тимур Муллин да уңышлы чыгыш ясады, ул - V урында.
-
Булат – булдырды!
Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш секциясендә 7нче ел яратып шөгыльләнүче Апас мәктәбе укучысы, 16 яшьлек Булат Салаватуллин 10 көн элек Биектау районында үткәрелгән милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә 55 килограммлы үлчәмдә чемпион титулын яулады. Бу хакта редакциягә аның тренеры Ринат Гыйламов хәбәр итте. Без яшь чемпионны әтисе Хәсип...
-
Менә алар, яшь баһадирлар!
10 февральдә Апаста балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призларына үткәрелгән милли көрәш бәйгесендә беренче урыннарны менә кемнәр яулады: Айдар Садриев (40 кг, Каратун), Рәзил Шакиров (43 кг.га кадәр, Апас), Булат Сираҗев (46 кг.га кадәр, Йомралы), Алмаз Миңнегалиев (50 кг.га кадәр, Апас), Булат Салаватуллин (55 кг.га кадәр, Апас), Илнар Сафин (60...
-
Көчлеләр бәйгедә сынала
10 февральдә Апас мәктәбенең кече спорт залында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призларына быел тәүге милли көрәш турниры уздырылды. Бу бәйгедә барлыгы 50 дән артык яшь көрәшче катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә 13 урын яулаучылар район спорт данын Татарстанкүләм милли көрәш турнирларында яклаячаклар. Балаларның яраткан тренерлары Ринат Гыйламов хәбәрчебезгә: - Кышкы...