Назначение тег белән яңалыклар
-
Район суды рәисе билгеләнде
Апас район суды рәисе итеп Ахунов Роберт Сабир улы билгеләнде. Ул тумышы белән Зәй районыннан. Казан Дәүләт университетын тәмамлагач, республиканың төрле районнарында хокук саклау органнарында хезмәт иткән. Безгә билгеләнгәнче республиканың эчке эшләр министрлыгы баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең 1 урынбасары булып эшләгән. Юстиция полковнигы. Гаиләле.
-
“Йолдыз”да яңа редактор
"Татмедиа" белән төзелгән килешү нигезендә газетабыз редакторы Әсгать Борһан улы Җәләлиев эшеннән китте. Бу вазифага Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы билгеләнде. Гүзәл Галимулловна махсус югары белемле һәм республика матбугат чараларында хезмәт иткән. Моңа кадәр Апас аграр көллиятендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.