Гомер булмаган хәл…
Гадәттә, укучылар Спартакиадасының аерым спорт төрләре буенча ярышлар бер көндә үк төгәлләнә. Быел мәктәп волейбол командалары Апас мәктәбенең зур спорт залын иртәдән кичкә кадәр рәттән ике көн "басып алдылар".
Беренче көнне кызлар командалары ярышты. Бу бәйгедә 14 команда катнашты. Беренчелекне лаеклы рәвештә Апас мәктәбе җыелма командасы яулады. Каратун мәктәбе кызлары...