Йолдызлар сәхнәдә кабына
Бу көннәрдә районыбызның яшь талантлары имтихан тотты. Каратун һәм Апас мәдәният йортларында "Йолдызлык" ("Созвездие") фестиваленең районкүләм сайлап алу турлары узды. Биредә яшьләр "вокал-соло", "вокаль-ансамбльләр", "хореография", "конферанс" номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтеп, көч сынаштылар. Быел фестивальгә Урта Балтай, Каратун, Биеш, Борнаш, Иске Йомралы, Чүрибураш, "Сәләт" балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе аеруча зур...