Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
В республике

Топилин: Татарстанда яраланган сугышчылар өчен реабилитация үзәге барлыкка киләчәк

Татарстанда махсус хәрби операциядә яраланган катнашучылар, шулай ук инвалидлыгы булган кешеләр өчен махсуслаштырылган реабилитация үзәге булдыру эше алып барыла. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин ТНВның «7 көн» программасының «7 минут эчендә 7 сорау» рубрикасында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, үзәкне урнаштыру өчен инде санаторийлар тапшырылган, аларны заманча таләпләргә туры китерергә кирәк.

«Әфәс, инвалидлык белән, яраланып кайткан кешеләр бар. Алар өчен Татарстанда хәзерге вакытта яңа реабилитация үзәге булдыру процессы бара», – диде Максим Топилин.

Ул проектның планлаштырылганча тиз барып чыкмавын, бу финанслау мәсьәләләре һәм проект документациясен әзерләү белән бәйле икәнен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, депутат сүзләренчә, үзәкне булдыру турында принципиаль карар инде кабул ителгән.

«Эш бара. Тизирәк булыр дип уйлаган идек, ләкин тормыш үзенекен көйли: финанс ресурслары, проект документациясе. Әмма карар кабул ителде. Үзәк булачак», – дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев