Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Важное в Апастово

Шәмәк авылында “Нуриев” крестьян-фермер хуҗалыгы 12 кешене даими эшле иткән

Җирнең кадерен белеп, яңа технологияләрне кулланып хезмәт итәләр биредә.

  Хуҗалыкта 1800 гектар чәчү җире бар. Кырда эш комплекслы оештырылган. Чылбырдай тезелеп, берсен-берсе дәвам итә. Бөртеклеләрне җыеп алу белән киләсе ел икмәгенә дә нигез салына. Урып-җыю эшләре белән бергә җир эшкәртү эше бара һәм көзге чәчү эшләре башкарыла.

  Хуҗалык замана яңалыклары белән бергә атлый. Техника автопилотта эшли. Кабинада кондиционер, бәләкәй генә компьютер эшләп тора. Эшне башлар алдыннан, компьютерга күрсәткечләрне керткәч, үзе тигез буразналар белән алып бара. Уңайлы ягулык салу станциясе куйганнар. Техникаларга ягулык карточкалар белән салына.

  Чирмешән авылыннан Фиргать Әхмәдуллин - “Нуриев” хуҗалыгының алмаштыргысыз хезмәткәре. Ул урып-җыю эшләренә зур өлеш кертә.
  -Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгына эшкә чыктым. 31 елдан бирле техникадан аерылган юк. Яз җиткәч, күңел кырга тарта башлый инде. Авыл тормышы каңга сеңгән. Чылбырлы трактор да иярләдем, комбайн руле артына утырып, урдым да, суктым да. Соңгы елларда Шәмәк кырларында эшлим. Яңа комбайн иярлим. Барлык уңайлыклар да тудырылган.       Иртәнге сәгать 6да эшне башлыйбыз. Иртәрәк килеп техниканы азрак карап чыгабыз. Аннан кич караңгы төшкәнче эштә, - ди Фиргать абый.

  Шәмәк авылыннан Рамил Рәхмәтуллин көзге чәчү эшләрен башкара. Аның да авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәсе зур. 20 яшеннән бирле җир эшендә.
  -1989 елда армиядән кайттым. Туган җиремдә яшәп калдым. Төрле техникаларда эшләргә туры килә. Хәзерге вакытта тракторым белән чәчү чәчәм. Җирләр коры. Көзен чәчсәң – көлгә чәч, дигән борынгылар. Мул, тыныч еллар киләсенә өметләнеп эшлибез, - ди ул.

  Хезмәткәрләр вакытында тиешле хезмәт хакларын ала. Кыр хезмәтчәннәре көнгә бер тапкыр кайнар, сыйфатлы аш белән тәэмин ителә.

  Тук башаклардан икмәк амбарга күчә. Авыл башында гына заманча икмәк киптерү урыны булдырганнар.

  -Кыш көне ашлык киптерү комплексы төзедек. Ашлыкны биредә киптерәбез дә, чистартабыз да. Быел яңгырлы ел буларак, бу безгә ярдәм итте. Көн саен кырда эшләдек һәм икмәкне җыеп киптерә алдык. Киптергәннән соң, тагын бер чистартып, складларга урнаштырабыз. Амбар 2,5 мең тонна икмәк сыйдырышлы. Биредәге бөртекләр махсус транспортер юллары аша ага, - диде хуҗалык җитәкчесе Алмаз Нуриев.

  Яңа амбар төзелү белән яңа техникалар да кайткан. Хуҗалык чәчүлекне дә читтән кайтармый, үзләрендә үк әзерли. Бөртеклеләрне сайлау, авырулардан арындыру, чистарту өчен дә техникалары әзер.

  Кечкенәдән әтисе янында җир сөреп, басулар иңләп үскән Марат Нуриевның да авылга кайту белән күңеле кырларга ашкына. “Әнә бу кырдан авыл ничек матур күренә”, - ди ул соклануын белдереп. Тормыш дәресләренең башын авылдан алган якташыбызны бу юлы да кырда очраттык.
 
  “Кырга, җиргә тартылу кайчан башланды?” - дигән сорауга, аның җавабы гомер буе йөрәк түрендә йөргәндер, мөгаен.

  -Җирнең, авылның минем күңелдән киткәне дә юк. Ярата башламадым, мин аны туганнан бирле яратам. Авылда калырга тиешле төпчек бала идем. 5 класста укыганда ук бригадир булып эшләүче әти янәшәсендә чәчкеч көпчәкләрен акшарлап йөрдем. Армиядән кайткач та әти тракторына утырып 4 ел җир эшкәрттем. Ләкин 24 яшемдә авылдан чыгып китәргә туры килде. Туган авылны, җирне ярату әти күңеленнән җаныма күчкән зур мирас. Хәзер дә авылга шатланып кайтам. Күңел кырларга тарта, - диде ул.

  “Нуриев” хуҗалыгының эше дә яхшы таныш Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриевка.
-Кырда эш кайный. Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә, диләр иде. Монда да шулай, бер якта көзге чәчү эшләре бара. Икенче якта, урып-җыюның соңгы гектарларына керешкәннәр. Артыннан ук җире дә сукалана. Анысы – җирдәге дым югалмасын өчен эшләнә. Егетләр эшли, булдыралар, - ди Марат Нуриев.
Машина-трактор паркы техника белән тулы. Бар җирдә тәртип һәм чисталык хөкем сөрә. Капкадан кергәндә үк зур хәрефләр тезелгән язуларга күз төшә. “Эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр”, “Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле” дигән хезмәткә өндәүче һәм тирән мәгънәле әйтемнәр һәр көн саен хезмәтчәннәрне каршы ала. Бу да - элеккеге хезмәт тәрбиясенең бер алымы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев