Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Важное в Апастово

“Тоннель“ операциясе барышында 1 салмыш шофер ачыкланган

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы “Тоннель“ операциясен Апас-Каратун юлында үткәрделәр.

(13 ноябрь, “Апастово-информ“).


Иртәнге сәгатьләрдә эшкә баручы, транспорты белән юлга чыккан барлык шоферларның да кагыйдәләрне ничек үтәвенә игътибар бирелде.

“Шушы вакытта 10 кагыйдә бозучы ачыкланды. Арада каралтылган тәрәзә, укылышсыз номер белән йөрүче, страховкасы булмаган транспорт ияләренә беркетмәләр төзелде“, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Иртәсе күңелсез тәмамланган райондашлар арасында 1 салмыш шофер да бар. Ул руль артына утырып чыкканда азагын уйламаган. Хәзер шоферга 30 мең сум күләмендә штраф яный һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев