(8 апрель, “Апастово-информ”).
Утырышта төрле мәсьәләләр күтәрелде, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннар Советлары арасында игълан телгән бәйге хакында да сүз булды.
– “Безнең җыелуның төп сәбәбе – район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан игълан ителгән бәйге нигезләмәсе белән танышу. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Иң яхшы беренчел ветераннар Советы оешмасы” бәйгесе апрель азагына кадәр барачак”, - диде районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
Районда Ветераннар (Пенсионерлар) Советының җирле җәмәгать оешмасы бар. Шул ук вакытта 22 беренчел оешмалар оешкан. Районда ветераннар Советының җәмәгать оешмасы 35 елдан артык эшли. Алар шулай ук коммерцияле булмаган оешма буларак та теркәлгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова бар эштә үрнәк, терәк һәм киңәшче булган өлкәннәргә рәхмәт белдереп, ветераннар Советының эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм рәхмәтен белдерде.
– “Сез районда, авылларда иң мөхтәрәм, хөрмәткә лаек, халык сезне тыңлый торган кешеләр. Минем сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Гомер буе эшләп, лаеклы ялда булсагыз да, өстегезгә шундый зур вазифаны алып хезмәт итәсез, матур эшегезне дәвам итәсез. Авылдашлар, яшьләр белән эшлисез. Авылда булган гаилә кыйммәтләрен, районыбызга гына хас булган традицияләрне саклауга да зур көч куясыз, яшь буынга тапшырасыз.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватан Сакчысы елына, районның 95 еллыгына багышланган күп чаралар уза. Ветераннар Советы арасында да шундый матур бәйге игълан иттек. Май аенда әлеге бәйгенең нәтиҗәләре дә билгеле булыр”, - диде җитәкче.
Районның Ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина бу көннәрдә туган көнен билгеләп узды. Утырыш вакытында да аңа котлау сүзләре һәм изге теләкләр ирештерелде.
– “Гөлнур Хәйдәровна гомер буе яшь буын янәшәсендә эшләде. Инде 8 ел дәверендә эшен өлкәннәр белән дәвам итә. Сезгә иксез-чиксез рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Киңәшләрегез, ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә! Алга таба да сәламәтлек, гаиләгездә тигезлек булсын”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Идрисов өлкәннәргә саклык чаралары турында сөйләде.
– “Мошенниклык очраклары арта бара. Сез үзегез дә сак булсагыз, кайтып авылда да аңлату эшләре алып барсагыз иде. Яшүсмерләр, студентлар, урта буын, өлкәннәр дә мошенниклык корбаны булырга мөмкин. Гадәттә, банк картагыз ябылган дип хәбәр килә. Акча күчердек, алар кермәде, яки акчаны ялгыш күчердек дип тә әйтергә мөмкиннәр. Беркайчан да ышанырга ярамый, элемтәне шунда ук өзегез. Таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәсәгез тагын да ышанычлы. Сезнең дәүләт хезмәтләренә керергә омтылалар. Товар сату буенча сылтамалар җибәрәләр. Һәр очрак куркыныч”, - диде ул.
Иң күп сораулар район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге хакында булды. Яшь табиб, поликлиника мөдире Филипп Карабанов барысын да гади генә аңлатты, һәр мәсьәләгә ачыклык кертеп, киңәшләрен бирде.
“Район үзәк хастаханәсендә гериатрия бүлеге эшли. Ул Урта Балтай хастаханәсендә урнашкан. 65 яшьлек һәм өлкәнрәк кешеләр биредә сәламәтлеген ныгыта ала. Социаль яклау идарәсе белән берлектә өлкәннәрне авыллардан хастаханәгә алып киләбез. “Демография” милли проекты кысаларында, фельдшер һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә өлкәннәр тикшеренү уза”, - дип сөйләде ул.
Филипп Карабанов шулай ук район үзәк хастаханәсенә килгәндә, иң элек авыл фельдшерлары янына барырга киңәш итте. Табибка килү өчен талон алырга, электрон чиратка язылырга мөһим булуын да кат-кат аңлатты.
Киңәшмә барышында шикәр авыруы белән чирләүчеләр өчен файдалы киңәшмә уздыру, табиблар белән очрашу хакында да сүз булды.
Урта Балтай авылының ветераннар Советы җитәкчесе Алсу Нуруллина табибларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
– “Елга бер тапкыр мобиль поликлиника килә. Ул халык өчен менә дигән мөмкинлек. Бөтен халык үз проблемаларын хәл итә ала. Медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт, эшләрегез уңышлы барсын”, - диде ул.
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина үзләрендә булган мөмкинлекләргә тукталды.
– “Яшь барган саен сәламәтлек тә какшый бара. Безнең үзәктә җайлашу кабинеты эшли. Анда килүегезне көтәбез. Биредә кызыклы чаралар уза. Шулай ук кайгырту мәктәбе оешкан. Анда урында яткан кешене тәрбияләргә өйрәтәбез”, - диде ул.
Нет комментариев