17 яшьлек кыз пластик операциядән соң үлгән
Мәскәүдә пластик операциядән соң 17 яшьлек кыз үлгән. Табиблар аның гомере өчен 1 айдан артык көрәшкән. Бу хакта НТВ хәбәр итә.
17 яшьлек кыз Пензадан килгән була. 11 апрельдә аны, операция ясау өчен, хастаханәгә салалар. Кызда тумыштан килгән теш казнасы авыруы була.
Операция барышында кыз кимендә 1 литр кан югалта. Кан агу туктатылганнан соң, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Операциядән соң кыз уянмый. Шуннан соң пациентны Морозов исемендәге балалар хастаханәсенә күчерәләр. Кыз аңына килмичә вафат була.
Бер версия буенча, кыз операция ясаучы табиб хатасы аркасында үлгән булырга мөмкин. Тикшерү эше башланган, диелә хәбәрдә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/17-yaslek-kyz-plastik-operaciyadan-son-ulgan-5873087
Фото: «Интертат»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев