Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

4 февраль сынамышларын беләсезме?

Танышыгыз, елмаегыз.

  4 февральдә ялкауланырга һәм көнне бернәрсә дә эшләмичә үткәрергә ярамый. Әгәр ял көнегез икән, кичектереп торган өйдәге эшләр белән шөгыльләнегез. Бу сынамышны санга сукмасаң, ел эшсезлектә һәм хәерчелектә үтәргә мөмкин, имеш.

  Иртәгә ремонт ясарга кирәкмәс. Борынгылар 4 февральдә өй иясе запасларны исәпли һәм ремонт аны борчый дип ышанган. Югыйсә, ул, хәйлә корып, өйдәгеләргә зыян сала башлаячак икән.

  Бу көнне чәч кисү шәхси тормыштагы уңышсызлыкларга китерә, имеш. Шулай ук, бу мунча керүгә дә кагыла, бу эшне икенче көнгә күчерү яхшырак.

  4 февральдә кичәләр оештыру, иртәнгә кадәр күңел ачу хәерле булмас. Бу якын киләчәктә үк күңелсез һәм буталчык хәлләргә китерергә мөмкин.

  Иртәгә кеше тәрәзәләренә карарга ярамый. Болай итү башкаларның бәлаләренә сезгә ябышырга мөмкинлек бирәчәк.

  4 февральдә ир-егетнең әти-әнисе улының гаилә эшләренә тыкшынырга тиеш түгел икән. Югыйсә, ул хатынының тулы контролендә булачак. Гомумән алганда, бу көнне чит гаилә тормышына тыкшыну үзеңә конфликтлар җәлеп итү дигән сүз.

  4 февральгә каршы төндә якты һәм истә калырлык төшләр керә, алар киләчәкне алдан хәбәр итә, мөһим вакыйгалар турында кисәтә.

  Бу көнне туган кеше ныклы холыклы һәм көчле ихтыярлы булачак. Бу сыйфатлар аңа иң катлаулы эшләрдә дә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/pobeda-80/2025-02-04/bu-d-nya-kemne-zalyy-4107142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев