Реклама
Язмыш
Ачуны ничек җиңәргә?
Кеше идеаль була алмый. Кәефсезләнгән, ачуланган чаклар да булмый тормый. Шуңа күрә ачуны җиңәргә өйрәнербез.
Бер сәхабә Расүлебез Мөхәммәдтән: “Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!” – дип сораган. Расүлебез: “Ачуланма”, – дип җавап биргән.
Рәсүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
1. Ачуны туктата торган сүзләр бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ачуы чыккан кешегә: “Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, – сүзләрен әйтергә кушкан.
2. Тәһарәт алу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Хакыйкатьтә, ачу килү – шәйтаннан, ә шәйтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын”, – дигән.
3. Хакыйкый көч. Расүлебез: “Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле”, – дип әйткән.
4. Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак”, – дигән.
5. Дәшмәү. Расүлебез: “Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен”, – дигән.
6. Эмоцияләрне хәрәкәтләргә күчерү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят”, – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев