Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Акчамы, Аллаһның рәхмәтеме?

“Бөтен нәрсәне акча гына хәл итә!” Шушы яки шундыйрак мәгънәдәге сүзләрне хәзер еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, күпләр: “Акча ул – дөнья тоткасы, аннан башка берни дә эшләп булмый бит”, – диләр, һәм беренче карашка алар хаклы да кебек, әмма...

“Болай диюче кешегә: “Бер капчык акчаң булып та, сәламәтлегең какшап китеп, урын өстенә егылсаң, планлаштырган эшеңне башкара аласыңмы соң?” – дигән гади генә сорау бирүгә теге шундук тына. “Димәк, сәламәтлек акчага караганда мөһимрәк?” – дигән фикер белән “акча, акча!” дип шапырунычылар ризалашмыйча булдыра алмыйлар.

Ярый, акчаң да, саулыгың да бар ди. Ләкин бу очракта да акчалы кеше барлык теләгән нәрсәләренә ирешә аламы икән? Ислам галимнәре әлеге мәсьәләгә кагылышлы шундый фикерләр белдерә.

Акчага ризык сатып алып була, ләкин аппетитны – юк. Аппетит, ягъни ашау теләге, ризыкның тамактан үтүе Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.
Яхшы, уңайлы карават, йомшак мендәр сатып алып була, ләкин йокыны – юк. Йокы, ягъни йоклап китү ярдәмендә көн дәвамындагы эш-мәшәкатьтән читләшү, шулай организмны ял иттерү мөмкинлеге Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.

Акчага зур, матур йорт төзеп яки сатып алып була, ләкин өй эчендәге тынычлыкны – юк. Гаилә тигезлеге, балалар иминлеге, ир-хатынның татулыгы, гомумән, өйдәге тынычлык Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.

Мәһәр биреп, зур чыгымлы туйлар үткәреп гаилә корырга була, ләкин бала (бигрәк тә сау-сәламәт, матур, акыллы, тәүфыйклы бала) Аллаһның олуг рәхмәте белән генә кешегә бирелә.

Эш кораллары сатып алып, хезмәт итеп, кыр-басуларга иген чәчәргә, бакчага бәрәңге утыртырга, яшелчәләр дә, төрле җиләк-җимеш бирүче агачлар да утыртып уңыш өмет итеп була, ләкин вакытында яңгыр яумаса, кояш үз нурлары белән шул үсемлекләрне җылытмаса, уңыш булмаячак. Димәк, мул уңышка Аллаһның олуг рәхмәте белән бирелгән тиешле һава шартлары булганда гына ирешеп була.

Авырып киткәч, кыйммәтле дарулар, профессор табибка керү мөмкинлеген, шифаханәгә путевка сатып алып була, ләкин авырудан сихәтләнүне – юк. Һәрбер авыру – Аллаһтан, һәм аның шифасы да кешегә фәкать аллаһның олуг рәхмәте белән генә бирелә.

Кемдер: “Барыбер яшәр өчен акча кирәк бит инде!” – дигән фикерне алга сөреп, һаман тарткалашса, аңа болай дип җавап бирәбез.

Аллаһы Тәгалә Үзенең олуг Рәхмәте белән сиңа акча эшләргә мөмкинлек бирмәсә, бер тиен дә эшли алмас идең. Аллаһ теләмәсә, иртә белән караватыңнан да тора алмыйсың. Синең акылың, сәләтең, йөргән аягың, эшләгән кулларың, күргән күзең, ишеткән колагың – болар барысы да Аллаһ Раббыбызның бик зур Рәхмәте бит!

Нәтиҗә: Бөтен нәрсәне акча түгел, бөтен нәрсәне фәкать Аллаһ хәл итә дигән фикерне күңелгә сеңдереп, Ул кушканнарны үтәп, Аның тыелганыннан тыелып, биргәненә шөкер итеп, җитмәгәненә сабыр булып, нәрсәдер бик кирәк булганда иң элек бер Аллаһка мөрәҗәгать итеп дога кылу һәм Аңа тәвәккәлләү – безнең бу җир йөзендәге олы бурычыбыз”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-12-17/akchamy-alla-ny-r-hm-teme-3076937?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев