«Акырып еладым!»
Илсөя Бәдретдиновага ни булган?
Күпләрнең яраткан җырчысы, һәр концертында аншлаг булган Илсөя Бәдретдинова Уфада узачак тамашасына яңа җыр әзерли. Бу хакта ул болай яза:
«Күптән инде күңелем тулып елыйсы килеп йөри иде. Төнлә сәгать 2дә саундпродюсер Илдус Дәүләнов җырны җибәрде. Димәк, ул да йокламаган. Күбебезнең күңеле шулайрак бугай. Акырып еладым. Җиңел булып китте.
Тиз арада чыгарырмын бу җырны Аллаһы бирсә! Мин теләгәнчә булды бу. Айгөл Вәлиуллина cүзлəpe, Илдус Дәүләнов көе, аранжировкасы, тавыш яздыру».
«Сынау арты сынау торган чакта,
Тешне кысып атлау газаплы.
Кулларымны сузып ялварам,
Соңгы көчем, һәм ул – азаккы.
Жәлләмәгез, бирегезче бер дару...»
Һәркемнең дә бар зары, шундый чибәр, рухи көчле Илсөянеке дә…
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-12-11/akyryp-eladym-4047092
Фото:Илсөя Бәдретдинованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев