Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән тагын бер кеше хастаханәдә вафат булган

Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән тагын бер кеше хастаханәдә вафат булган. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  Алабуга автомобиль заводына пилотсыз очкыч кисәкләре төшү аркасында зыян күргән кешеләр турында кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр иткән иде. Ул һөҗүм вакытында һәлак булган кеше турында язды. Тагын 13 кешенең зыян күрүе, аларның берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылуы турында да хәбәр ителгән иде. Соңгы хәбәр буенча, ул кеше хастаханәдә җан биргән.

Соңрак Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 7 кеше Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Икесе Алабуга үзәк хастаханәсенә озатылган. Калган зыян күрүчеләрне табиблар караган, алар амбулатор рәвештә дәвалана.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/alabugada-pilotsyz-ockyc-houmennan-zyyan-kurgan-tagyn-ber-kese-xastaxanada-vafat-bulgan-5873584

Фото:© «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев