Әлфия Айдарская: “Әни үзен Апас кызы дип йөртте!”
Җырчы һәм композитор, хөрмәтле якташыбыз Сара Садыйкова белән актер, режиссер Газиз Айдарскийның бердәнбер кызлары – балерина Әлфия Айдарскаяга шушы көннәрдә 100 яшь тулды.
Татарстанның атказанган артисты Казан үзәгендәге ике бүлмәле фатирында ялгызы яшәп ята. Маникюры ясалган, фатиры җыелган, суыткычы тулы ризык...
Бу көннәрдә аңа карата игътибар зур. Шул исәптән “Казан шәһәренең “Апас”якташлык җәмгыяте” дә Әлфия Айдарская белән зурлап очрашу үткәрде. Кичәдә Сара Садыйкова җырлары җырланды, истәлекләр барланды.
Әлфия Айдарская якташларына мөрәҗәгать итеп болай диде:
-Әни үзен Апас кызы дип йөртте, исән чагында Тутайга кайтып йөрде. Бүген дә анда Сара Садыйкова музее эшли. Апас Туган якны өйрәнү музеенда да Сара Садыйковага багышланган аерым зур почмак бар. Әнине зурлавыгыз, мине онытмавыгыз өчен зур рәхмәт. Ноябрь аенда Сара Садыйкова иҗатына багышлап зур концерт оештырам, барыгызны да шунда чакырам, килегез.
...Аллаһ Тәгалә Әлфия апага сынавын да, сөенечен дә өеп биргән. Аның бүген дә тоткан кыйбласы, үз фикере бар. Саулык телибез үзенә. Тагын күп еллар шулай үз аягында йөреп, камил акыл белән яшәргә язсын. Сокланабыз. Хөрмәт итәбез. Яратабыз.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА, “Татарстан” журналының бүлек мөхәррире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев