Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Әни белән энемә гомер буе акча биреп туйдым...» (Зөләйха Солтанова)

Минем әни ике тапкыр кияүгә чыкты. Миңа 4 яшьләр чамасы булганда, әтием белән аерылыштылар. Әти вакыт-вакыт тормышымда пәйда булып торды, алиментлар түләде, әмма аның белән якын һәм җылы мөнәсәбәтләрне мин үсеп җиткәч кенә кора алдык.

Әни икенче тапкыр кияүгә чыкканда, мин мәктәптә укый идем инде. Энем Данис туды, аның белән безнең яшь аермасы 10 ел. Үги әти белән яхшы аралаштык, әмма бер-беребезгә карата әллә ни җылы мөнәсәбәтләр булды, дип әйтә алмыйм, әмма арада ачу-нәфрәт тә булмады. Мин беренче курста укыганда, үги әти вафат булды. Әни энем белән ялгызы калды, Данис ул вакытта 1нче класста гына укый иде әле.

Мин әнигә авыр икәнен аңладым, укудан буш вакытта акча эшли башладым, соңыннан тулы эш көнендә эшләдем, ә аннан бөтенләй читтән торып уку бүлегенә күчтем. Хезмәт хакымның күп өлешен әнигә биреп бардым. Ул миңа рәхмәтле булды, мине бердәнбер таянычы дип атады. Шулай да, җай чыккан саен, миңа кияүгә чыгарга, бала табарга ашыкмаска кушты, әле син яшь, вакытың бар, дип килде. Әни үзе дә эшләде, әмма аның хезмәт хакы һәм дәүләт түләгән пособие генә җитәрлек түгел иде шул. Өстәвенә, ул энемне карап берничә ел өйдә генә утырды, хәзер, аңлавымча, аның эш тәҗрибәсе дә әллә ни зур булмаган.

Әлбәттә, минем дә, кызларга хас булганча, үземне карап торасым, сәяхәт итәсем, матур киемнәр, кыйммәтле косметика аласым килде. Ләкин үземне гел тынычландырып килдем: менә Данис мәктәпне укып бетерер дә институтка керер, һәм шул вакытта бөтен акчамны үземә генә тота башлармын, янәсе...

Өстәвенә, энем чыгарылыш сыйныфларда укыганда, репетиторлар өчен чыгымнар да өстәлде. Үз вакытында мин аларсыз гына укып чыктым, әмма энемә каршы килмәдем: әгәр бюджет бүлегенә укырга керә алса, үземә җиңелрәк булачак бит. Һәм ул чынлап та бюджетка керде, һәм мин җиңел сулап куйдым. Миңа башка өметләнмә, сирәк кенә ярдәм итәчәкмен, чөнки үземә фатир алу турында да уйлый башларга кирәк, дип, әнигә дә әйтеп куйдым.

Ә әнинең кәефе кырылды. Ул минем болай эшләвемне көтмәгән булган икән. Имеш, энем укуны да, эшне дә берьюлы алып бара алмаячак һәм, гомумән, алай итеп тулы белем алып булмый, диде. Ә мин үземнең дә шулай укыганымны исенә төшердем, әни моңа җавап итеп, өстән-өстән генә нәрсәдер аңлаткан булды, янәсе, ул вакытта башкача булган, уку да җиңелрәк барган икән.

Өченче курста укыганда, энем эшли башлады, моны миңа үзе әйтте. Инде күптәннән аерым яши идек, әмма һәрвакыт шалтыратышып сөйләшеп тордык. Шуңа күрә мин ай саен акча күчереп барудан туктадым. Өч айдан соң әни шалтыратты да, ни өчен минем башка аларга ярдәм итмәвемне төпченә башлады. Данис хәзер акчаны үзе эшли, аңа ярдәм итүдән мәгънә тамыйм, дидем. Әле бит әни үзе дә эшли. Энем әни белән яшәсә дә, бөтен акчасын үзенә генә тота икән.

Ә әни энемнән акча алырга кыенсына, чөнки бу – энемнең үзе эшләп тапкан акчалары, һәм ул аны үзе теләгәнчә тотарга тиеш. Ә нишләп алайса мин эшләп тапкан акчалар гаилә бюджеты булып санала соң? Шул турыда турыдан-туры әйттем. Әнинең үз туксаны туксан, имеш, мин Даниска караганда акчаны күбрәк эшлим, шуңа күрә һәр тиенне санамасам да була икән. Әле соңыннан бөтенләй мине «саран, карун» дип атады. Ул миңа ышанган, мине үзенең таянычы дип санаган булган...

Әмма иң начары бу да түгел. Энем укып бетергәч тә берни дә үзгәрмәде. Ул яхшы эшкә урнашты, ләкин бөтен акчасын үзенә генә тотты, ә әни, миңа шалтыратып, коммуналкага бурыч җыелды, дип елый, жәлләтә. Мин энем белән сөйләштем, әмма ачык җавап ала алмадым: ул, әни миннән берни дә сорамый, димәк, аңа бернәрсә дә кирәкми, дип җавап бирде. Дөрес, чөнки әни миннән сорый бит. Мин аңлыйм инде, әни үзе Данисны иркәләп бетерде – бу әле мәктәп вакытыннан ук шулай булды:, ашарга ризык алыргамы, әллә Даниска яңа гаджет яки матур кием алыргамы дигән сайлау булса, ул энем өчен һәрвакыт соңгыларын сайлый иде. Ә мине мәктәптә укыганда күпкә гадирәк киендерделәр, ә бүләкләр турында әйтеп тә торасы түгел...

Ике ел элек минем тормышта зур үзгәрешләр булды. Әтием вафат булды һәм фатирын миңа калдырды. Шул вакытта әни, сүз иярә сүз чыгып, мин ипотека алырга дип җыйган акчаларны энемә биреп, ярдәм итә алмам микән, дип сорап куйды. Мин баш тарттым, хәтта бераз әйткәләшеп тә алдык. Шуннан соң әни үзенең фатирын Даниска калдырачагын әйтте. Миңа барыбер, ә менә әни үпкәләде.

Өстәвенә, мин кияүгә дә чыктым һәм балага уздым. Бу хакта белгәч, әнинең кәефе кырылды. Декрет акчаларыннан аңа ярдәм итә аламмы-юкмы икәнен шундук сораштырды, чөнки бала караганда хезмәт хакы түләнми бит, күпмедер вакытка керемсез калып торам. Мин бала өчен акчаның күп кирәк булуын, бала авызыннан өзеп, аңа акча биреп барырга җыенмавымны да турыдан-туры әйттем. Әле түләүле клиникага йөрим. Ә әни үзенең канәгатьсезлеген яшереп тормады, сине хәзер ирең тәэмин итәргә тиеш инде, дип әйтте. Ә мин әни турында уйларга тиеш икән.

Шул чакта без нык кына ызгыштык, әмма әни мине бөтенләй ишетергә дә, аңларга да теләми. Имеш, мин энемнән көнләшү һәм үги әтигә булган үпкәләр (мин аңа үпкәләмим, бары тик ул – миңа чит кеше генә) аркасында ярдәм итүдән баш тартам. Хәер, әнинең болай кылануы олы кеше өчен ахмаклык инде. Аңа ярдәм итүемне гел исенә төшереп торам, шелтәлим икән, ә киресенчә, чын күңелдән, риясыз ярдәм итәргә кирәк, дип тә әйтте. Мин көнләшмим дә, шелтәләмим дә, мин бары тик әнине үз җилкәмдә тартып арыдым гына. Ахыр чиктә, аның буй җиткән, өрлектәй улы бар, әмма, нишләптер, аңа бернинди таләп тә юк, әйтерсең һаман шул бәләкәй Данис. Мин үз гаиләм булуын һәм мин хәзер аларны кайгыртырга тиеш икәнемне әни, нишләптер, кабул итәргә теләми. Яки, ирем мине аңа каршы котырта, аңа акча бирмәскә куша, дип бәйләнә. Ә ирем безнең мөнәсәбәтләргә бөтенләй кысылмый. Янәсе, кияүгә чыкканчы мин юмартрак булганмын.

Хәзер без аралашмыйбыз диярлек – әни бик ашыгыч акча кирәк булганда гына миңа шалтырата. Данисның йөргән кызы балага узган һәм аны өйгә алып кайтмый чарасы калмаган. Ә әни инде, бала белән кысан фатирда яшәү авыр булачак, аларны тәэмин итәргә үзенең генә көченнән килмәячәк, дип «төрттерә» башлады. Мин бу төрттерүләрне аңламаган булып кыланам. Шулай ук мин әнинең нишләп үзен болай тотуын да аңламыйм. Элек ярдәм иткәнем өчен ичмасам рәхмәт әйтә иде, ә хәзер моны шулай тиеш дип кабул итә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ani-belan-enema-gomer-bue-akca-birep-tuidym-zolaixa-soltanova-5855464

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев