Әниле йорт – нурлы йорт
(Хикәя) Әни җылысының никадәр тирән мәгънәгә ия булуын хәзер генә аңлады Әкълимә. Әниеңнең куенына, кочагына сыену, алдына менеп утыру, иркәләнү генә түгел икән ул.
(15 октябрь, «Апастово-информ»)
Бер йодрыкка, бер ояга туплап, җыеп тору да әни җылысының бер кодрәте икән. Әни пешергән коймаклар, ашлар да түгәрәк өстәл артында, барың бергә җыелып утырганда тәмлерәк, туклыклырак булган, җанга яткан икән.
Бар иде бит йортларының әниле, ямьле, якты, нурлы чаклары. Канат астына сыендырып, өч баласының йөрәгенә юл салып яшәде ул.
Әнисен сагынып елаган чаклары бик еш була Әкълимәнең. Бүген инде ул әнисез генә түгел, апасыз, абыйсыз да калды. Чөнки, әниләрен югалту белән йортның бәрәкәте дә, туганнарның дуслыгы, татулыгы да бетте. Әтиләре исә болай да кайгылы, ни эшләргә дә белмәгән чагында, урталыкта калды. Ул кем ягына чыгарга да, тормышны ничек итеп дәвам итәргә дә белмәде.
Өч бала бер-бер артлы дөньяга килде. Балачак шуклыкларын санамаганда, аларның әниләре исән чакта сүзгә килгән, талашкан-кычкырышкан чаклары булмады. Зуррак эшләрне бергәләп башкардылар, бәйрәмнәрдә дә гел янәшә булдылар. Ә хәзер...
Барысы да әниләре вафатыннан соң башланды. Юкса, гаиләләре, торыр урыннары, менә дигән эш урыннары да бар бит инде. Дөнья малы кызыктыра икән ул. Беренче тавыш кечкенә сеңелләренең истәлеккә дип әнисенең йөзеген сораудан башланды. Бар аның, алтыннары да, көмешләре дә бар. Тик, монысын әнисе төсе итеп сакларга теләгән иде. Берсе дә: “Ал, сиңа булсын!” – димәде. Шул ук йөзек апасына да, абыйсының хатынына да бик ошаган, күптән кияргә кызыгып йөргән булып чыктылар. Аннан ашлар, җәйге яллар белән онытылып тордылар да, соңрак йорт мәсьәләсе килеп чыкты. Һәрберсенең гаиләсе белән әтиләре янына күчәсе килде. Ләкин бер-берсенә юл бирүче булмады. Җитеш тормышка барысы да кул сузарга теләде. Монысы инде бертуганнарны бөтенләй дошманга әверелдерде. Алар бер-берсе белән сөйләшмәскә әйләнделәр. Бу ызгыш-талашлар, әни киңәше, үгет-нәсихәт җитмәү, әлбәттә, гаиләләрендә чагылыш тапмый калмады.
Нәтиҗәдә, Салих туганнарына үч итеп, әтисенең үзен якламавына, кыз туганнардан өстен куймавына үпкәләп, гаиләсе белән Себергә үк китеп барды. Шул китүдән бирле, инде шактый гомер үтсә дә, аның кайтып түгел, шалтыратып та хәл белгәне юк. Апасы Мәдинә сирәк кенә әтисе йортына килә. Тик ул да, Әкълимә юк вакытны туры китереп килергә тырыша. Килеп хәл сорашу белән тиз генә китү ягын карый.
Әкълимә вакытлыча булса да әтисе йортында яши. Чөнки һаман аның янына чабуын, ире дә, каенанасы да ошатмады. Вак-төяк ызгышлар зурга китеп, Әкълимә улы белән бирегә кайтты. Терәк-таяныч булырга тырышса да, әтисе хәзер йөрәк ярсуларын басарга тырышып шешәгә үрелергә гадәтләнеп килә. Борчылса да берни эшли алмый. Әтисе аның фәрманнарына буйсыныр яшьтә түгел.
Тормышның асты-өскә әйләнергә, гаиләне тузганактай таратырга бер мизгел җитә икән. Әниләре исән булса, әлеге гаилә дә бик бәхетле яшәр, бербөтен булыр иде.
Әни җылысын берни дә алмаштыра алмый. Тормышның тотнагы хатын-кыз – әни кеше дип юкка гына әйтмиләр. Туганнарыгыз-якыннарыгызга да вакытында юл куеп, барыннан канәгать булып яшәгез. Чөнки чит-ятлар инде апа-абыйларга тиң түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев