Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Апас авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәп, бик тә җаваплы хезмәт башкаручы дустыбыз Сәгъдиева Лилия Аромат кызы 22 сентябрь көнне истәлекле гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Апас авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәп, бик тә җаваплы хезмәт башкаручы дустыбыз Сәгъдиева Лилия Аромат кызы 22 сентябрь көнне истәлекле гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сиңа, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.

    Апас авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәп, бик тә җаваплы хезмәт башкаручы дустыбыз  Сәгъдиева Лилия Аромат кызы 22 сентябрь көнне истәлекле гомер бәйрәмен билгеләп үтә.    Ул нинди генә дәрәҗәле урыннар биләсә дә, һәрчак киң күңелле, ачык йөзле, гади, ярдәмчел булып калды ул. Һәр кешенең борчуын да, шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрә, уртаклаша белә. Шундый матур сыйфатлары өчен рәхмәтле без аңа.

       Лилия! Гомер юлларың сикәлтәсез барсын. Үзен кебек тырышкызың Энҗенең игелекләрен күреп, аның уңышларына сөенеп, әти-әниең, туганнарыңның якынлыгын тоеп, без-дусларың теләкләренә төренеп озын гомер ит. Саулыкта, бәхеттә яратып һәм яратылып яшә.

 

 

Бар җиһан нурга төренгән,

Туган көнеңне котлап.

Бәхетең барсын тормышта,

Гел янәшәңнән атлап.

 

Иң изге теләкләр белән – Гөлзада, Эльза, Лилия, Гөлүсә, Наилә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев